news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт селекционерлары көзге бодайның яңа сортын ясаган

Бодайның яңа сорты кышкы салкыннарга чыдам, уңдырышлылыгы югары һәм ашлыкның технологик сыйфатлары яхшы булу белән аерылып тора.

Башкорт селекционерлары көзге бодайның яңа сортын ясаган
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты селекционерлары көзге бодайның «Башкирская 12» дигән яңа сортын дәүләт сынавына тапшырган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Ул «Башкирская юбилейная», «Мироновская 808», «Малахит», «Лютесценс 65737» сортлары катнашында баскычлы гибридлаштыру алымы белән китереп чыгарылган. Яңа сорт бодай кышкы салкыннарга чыдам, продуктивлыгы югары һәм ашлыкның технологик сыйфатлары яхшы булуы белән аерылып тора.

Станциядә сынаган елларда аның уңышы гектарыннан уртача 42,4 центнер тәшкил иткән. Бу «Башкирская 10» стандарт сортына караганда 3,8 центнерга артыграк.

«Башактагы бөртекләр саны күбрәк һәм 1000 бөртекнең авырлыгы берникадәр артыграк булуы аркасында яңа сортның стандарт сортка караганда уңышы югарырак. Шулай ук бөртектәге җилемчә һәм аксымның күләме дә артыграк», - дип белдергән сортның төп авторы Нина Лещенко.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100