news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт педагогика университеты иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысын ачыклаячак

«Ана теле — 2021» бәйгесендә татар филологиясе юнәлешендә укучы студентлар укыту өлкәсендә осталыкларын күрсәтәчәк.

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 15 — 22 февральдә Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты «Ана теле — 2021» дип исемләнгән XIII Бөтенроссия педагогик осталык конкурсын уздыра. Бәйге быел онлайн форматта үтә.

Бәйгедә катнашырга Башкортстан Республикасының һәм Россия Федерациясе төбәкләренең югары һәм урта һөнәри уку йортларындагы татар филологиясе факультетлары һәм бүлекләре студентлары чакырыла. Гаризаларны 15 февральгә кадәр ru_gareeva@mail.ru электрон почтасына җибәрү сорала. Бу хәбәрне «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУ доценты Дамир Хөснетдинов раслады.

Беренче этапта биш минуттан артык булмаган үзең турында таныштыру видеоязмасын җибәрергә кирәк. Икенче этапта катнашучылар иҗади номерларын тәкъдим итә. Өченче этапта катнашучыларның фән өлкәсендәге осталыгы бәяләнәчәк. «Студентлар 17 февральгә кадәр татар теле һәм татар әдәбиятыннан план-конспект җибәрә һәм 18 — 20 февральдә Zoom кушымтасы аша дәресләрен күрсәтә», — диде галим.

Катнашучылар 19 — 20 февральдә бәяләнәчәк. Нәтиҗәләр 22 февральдә рәсми рәвештә Башкорт дәүләт педагогика университеты сайтында игълан ителәчәк.

Бәйге татар теле һәм әдәбияты укытучылары булачак студентларны барлау, аларга ярдәм итү, татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәренең абруен күтәрү, студентлар арасында укытучының уңай образын формалаштыру максаты белән үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100