news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкорт опера театры Мәскәүдә Зур театр сәхнәсендә «Аттила» спектаклен күрсәтәчәк

Джузеппе Верди әсәре — опера җырчысы, «Грэмми» һәм «Алтын битлек» премияләренә ия булган Илдар Абдразаковның режиссерлык дебюты.

 Башкорт опера театры Мәскәүдә Зур театр сәхнәсендә «Аттила» спектаклен күрсәтәчәк
bashinform.ru

(Казан, 20 февраль , «Татар-информ»). Башкорт опера һәм балет театры Мәскәүдә Зур театрда «Аттила» спектаклен күрсәтәчәк. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Чара 13 март көнне тарихи сәхнәдә узачак.

Джузеппе Верди әсәре — опера җырчысы, «Грэмми» һәм «Алтын битлек» премияләренә ия булган Илдар Абдразаковның режиссерлык дебюты. Башкортстанның халык артисты, әтисе, кинорежиссер Әмир Абдразаков истәлегенә багышланган спектакльне булдыру максатыннан, үзен яңа рольдә сынап карарга карар кылган..

Илдар Абдразаков сүзләренчә, спектакльдәге төп партияләрне ул үзе һәм Вероника Джиоева башкарачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot