news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкорт опера һәм балет театрында кешеләрне гаиләләп, парлап һәм ялгыз утырталар

Тамашаларга билетлар залның 50 процентыннан да арттырмыйча сатыла.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»), Башкорт опера һәм балет театры 15 сентябрьдә тамашачылар өчен ишекләрен ача. Театр тамашачылар һәм персоналның иминлеген саклау өчен яңа кагыйдәләр булдырган. Биредә гаиләле, парлы һәм ялгыз утырту оештырылачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Тамашаларга билетлар залның 50 процентыннан да арттырмыйча сатыла. Контактсыз түләү ысулларын кулланырга киңәш ителә. Театрга килгәндә тамашачылар битлекләрдә булырга тиеш.

Театрда тамашачыларның тән температуралары тикшереләчәк. Әгәр театрга килүченең тән температурасы 37 градустан югарырык булса, аны бинага кертмәячәкләр. Авыручы хезмәткәрләр шулай ук эштән азат ителә.

Театр биналары даими җилләтелә, дезинфекция чаралары белән чистартылып тора. Тамаша залындагы һаваны бактерицид белән эшкәртәчәкләр. Бөтен урында, шул исәптән театр буфетында да, социаль дистанция тоту киңәш ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot