news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт һәм татар академия театрлары «Туганлык» фестивалендә очрашачак

Камал театрының «Тормышмы бу?» һәм Гафури театрының «Зөләйха күзләрен ача» спектакльләре - “Алтын битлек” милли театр премиясе номинантлары.

Башкорт һәм татар академия театрлары «Туганлык» фестивалендә очрашачак

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Алтын битлек” милли театр премиясе номинанты булган ике спектакль – Камал исемендәге Татар дәүләт театрының «Тормышмы бу?» һәм Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының «Зөләйха күзләрен ача» спектакльләре «Туганлык» төрки телле тетарлары халыкара фестивалендә очрашачак.

Уфа театр фестивале 23 майда Казан язучысы Гүзәл Яхина романы буенча куелган «Зөләйха күзләрен ача» спектакле белән ачылса, Камал театры Гафури сәхнәсендә 24 май көнне үз спектаклен тәкъдим итәчәк. Фестиваль 30 майда төгәлләнәчәк.

«Тормышмы бу?» спектаклен Гаяз Исхакый әсәрләре буенча Айдар Җаббаров сәхнәләштергән. Инсценировка авторы – режиссер үзе. «Зөләйха күзләрен ача» спектаклен Ярослава Пулинович инсценировкасы буенча Айрат Абушахманов куйган.

Ике спектакль дә алтышар номинациядә “Алтын битлек" милли театр премиясе номинанты. Лауреатлар иртәгә билгеле булачак.

«Туганлык» төрки телле театрлары халыкара фестивалендә төрки телле 14 театр катнаша. Камал театры – Татарстаннан бердәнбер театр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100