news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт кымызы Фарсы култыгы илләренә сатыла башлаячак

Фарсы култыгы илләрендә Баймак районында җитештерлгән коры кымыз чыгару планлаштырыла.

(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”). Башкортстанда җитештерелгән кымыз һәм бия сөте Фарсы култыгы илләренә сатыла башлаячак. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

“Башкорт кымызын сату буенча конкрет сроклар һәм күләмнәр турында әлегә сүз юк. Әлеге мәсьәлә хәзер актив эшләнелә. Кувейтка һәм Фарсы култыгы илләренә Баймак районында җитештерелгән коры кымыз чыгару күздә тотыла”, - диелә хәбәрдә.

“Безнең республиканың балы бу илләргә инде бер елга якын җибәрелә. Аларга җибәрелә торган бал продукциясе исемлеге гипоаллерген бал белән тулыландыру планлаштырыла”, - диде Тышкы икътисади элемтәләр буенча Башкортстан Республикасы дәүләт комитеты матбугат сәркатибе Илгизәр Саньяров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100