news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкорт курайчысы Азат Бикчурин «Алтын көз-2018» казах мәдәнияте фестивале лауреаты булды

Фестиваль Мәскәүнең «Мурагер» казах мәдәнияте җәмгыяте Төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан 2012 елдан бирле үткәрелә.

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Х.Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе курайчысы, Башкортстанның атказанган артисты Азат Бикчурин Мәскәүдә узган «Алтын көз-2018» казах мәдәнияте фестивале кысаларында инструменталь музыка бәйгесендә беренче премия лауреаты булды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Әлеге проект Президент грантлары фонды тарафыннан тәкъдим ителгән, гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлдерелгән Россия Федерациясе Президенты гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Фестиваль Мәскәүнең «Мурагер» казах мәдәнияте җәмгыяте Төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан 2012 елдан бирле үткәрелә.

Алты ел эчендә әлеге фестиваль Россия төбәкләре һәм чит ил яшьләре, белем бирү һәм мәдәният учреждениеләре, диаспоралар, коммерцияле булмаган оешма вәкилләре, экспертлар, галимнәр, педагоглар, мәдәният эшлеклеләре, этнографлар, фольклор коллективлары җитәкчеләре, халык һөнәрчелеге осталары, иҗади һәм мәдәни берләшмә вәкилләре арасында зур популярлык казанды.

news_right_1
news_right_2
news_bot