Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкорт корылтаеның яңа рәисе татар конгрессы белән элемтәләрне ныгытырга җыена
Данир Гайнуллин туган тел һәр мәктәптә һәм һәр балалар бакчасында укытылырга тиеш дип белдерде.
(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Энҗе Габдуллина). 28 ноябрьдә Бөтендөнья башкорт корылтаеның яңа җитәкчесе итеп сайланган Данир Гайнуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә Бөтендөнья татар конгрессы белән дә уртак планнар корырга исәпләвен әйтте.
Данир Гайнуллин Бөтендөнья татар конгрессының җитәкче урынбасары Марс Тукаев белән ныклы элемтәдә торуын искәртеп үтте. “Марс белән без студент чактан ук дуслар. Гомумән, татар конгрессы белән дә яхшы мөнәсәбәттә торабыз. Киләчәккә уртак планнар да корырга исәп ”, - диде ул.
Яңа рәис эшен халык белән аралашудан башлаячагын белдерде. “Башкортларның бөтендөнья корылтае 1995 елда башкорт халкының мәнфәгатен кайгыртыр өчен оештырылган. Эшемне халык белән араларны якынайтудан, аларның иң мөһим проблемаларын чишүдән башларга уйлыйм. Без башкорт халкы белән хөкүмәт арасында яңа ныклы бәйләнеш барлыкка китерергә тиешбез”, - диде ул.
Данир Гайнуллин башкорт телен үстерүне иң мөһиме дип атады. “Бу - башкорт халкының проблемасы. Кеше үз телен өйрәнмәсә, ә иң мөһиме, гаиләләрдә моңа игътибар бирелмәсә, аны үстереп булмаячак. Иң беренче чиратта, эш шуннан башланырга тиеш. Безнең бурыч: халык күңелендә әлеге хисләрне уяту. Безнең законга таянып та эшләргә хокукыбыз бар: һәрбер балалар бакчасы, мәктәптә туган тел укытылырга тиеш”, - диде ул.
- Данир Гайнуллин 1970 елда Башкортостан Республикасы Эстәрлебаш районында туа. Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. 2003 елга кадәр халык иҗаты үзәген, 2010 елга кадәр Башкорт дәүләт филармониясен җитәкли. Аннары мәдәни мирас булган биналарны саклау һәм куллану фәнни-җитештерү үзәге директоры вазыйфасын башкара.
Данир Гайнуллин кандидатурасын моңа кадәр Бөтендөнья башкорт корылтаеның рәисе булган Әмир Ишемгулов тәкъдим итте. Ишемгулов үзенең китүен 2021 елда Уфада умартачыларның Халыкара конгрессын оештыру белән ныклап шөгыльләнергә теләве белән аңлатты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз