news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкорт корылтае кысаларында күргәзмәләр ачылды

Бүген Уфада Бөтендөнья башкортларының 3 нче корылтае үз эшен башлады

(Уфа, 10 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бүген Уфада Бөтендөнья башкортларының 3 нче корылтае үз эшен башлады. Төшкә кадәр төрле чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән килгән вәкиллекләр җитәкчеләренең киңәшмәсе булып үтте.
Төштән соң Уфаның Нефтьчеләр мәдәният сараенда Башкорт корылтаеның пленар утырышы башланып китте. Корылтай эше Башкортстан дәүләт телевидениесе һәм радиосы аша туры эфирда тапшырыла.
Күптән көтелгән зур җыенны ачу хокугы, элекке еллардагыча, аксакал шәхескә - Башкортстанның халык шагыйре, Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Равил Бикбаевка бирелде. Аннан соң сүзне, кайбер оештыру эшләрен һәм корылтайны алып бару тәртибен игълан итү өчен, сүзне Башкортстан премьер-министры Раил Сарбаев алды.
Хәзерге вакытта корылтайда төп доклад белән Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов чыгыш ясый. Аннан соң сүз төрле төбәкләрдән килгән делегатларга бирелә.
Татарстаннан бу мәртәбәле җыенга республика Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы халыклары ассамблеясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге делегация дә килде. Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Уфага кичә үк килгән иде. Ул әлеге корылтай хакында фикерләре белән уртаклашып, Башкортстан дәүләт телевидениесенә һәм радиосына әңгәмәләр бирде.
Башкорт корылтае чикләрендә Уфада берничә күргәзмә дә ачылды. Аларда башкорт халкының һәм республикадагы башка милләтләрнең мәдәнияте чагылдырылган. Кул эшләреннән, тарихи ядкарьләрдән торган күргәзмә дә зур кызыксыну уята. Шулай ук Уфа Нефтьчеләр мәдәният сараенда һәм Башкортстан Милли музеенда танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Әхмәтзәки Вәлидигә багышланган күргәзмәләр дә әзерләнде. Корылтай делегатлары алар белән дә танышачак.
Бүген кич, пленар утырыш тәмамлангач, корылтай делегатлары Салават Юлаев һәкәле мәйданына килеп андагы митингта катнашачак һәм концерт караячак.


news_right_1
news_right_2
news_bot