news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкорт корылтае 2022 елны Башкорт мәдәнияте һәм рухи мирас елы дип игълан итте

Бергәләп эшләү өчен барлык районнарга һәм башкортларның компактлы яшәү төбәкләренә җибәрелә торган методик тәкъдимнәр эшләнә.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстанда Бөтендөнья башкорт корылтае агымдагы елны Башкорт мәдәнияте һәм рухи мирас елы дип игълан итте.

«Безнең бик бай мәдәни мирасыбыз бар, ул сак мөнәсәбәт һәм үсеш, патент, бренд дәрәҗәсендә теркәү таләп итә. Фольклорны гына түгел, заманча сәнгатьне дә саклап калу буенча эшләргә кирәк булачак, — диде Бөтендөнья башкорт корылтае президиумы рәисе Эльвира Аиткулова. Бу хакта «Башинформ» яза.

Башкорт мәдәнияте елының игълан ителүе мәдәниятне саклау темасы тирәсенә берләшергә мөмкинлек бирәчәк, Өстәвенә, бездә бу өлкәдә шулкадәр үзенчәлекле осталар, һөнәри коллективлар һәм белгечләр бар, безнең бурыч — аларны берләштерү», — ди Эльвира Аиткулова.

news_right_1
news_right_2
news_bot