news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт классиклары әсәрләреннән торган аудиокитаплар чыгара башлыйлар

265 мең сум күләмендәге Россия Президенты грантына лаек булган проектка башкорт язучыларының 75 әсәре кертелгән.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Башкортстанның Сибай шәһәрендә башкорт әдәбияты классиклары әсәрләреннән торган аудиокитап чыгару буенча яңа мәдәни проект башланды. Бу хакта «Башинформ»га Башкортстан дәүләт университетының Сибай институты доценты Гөлкәй Сәмирханова хәбәр иткән.

Башкорт авторларының китапларын популярлаштыру, күрмәүче һәм начар күрүче укучылар керәчәк аудиторияне киңәйтү максатын куйган проектка башкорт язучылары-классикларының 75 әсәре кертелгән.

Әсәрләрне Арслан Мөбарәков исемендәге Сибай башкорт драма театры артистлары Риф Сәйфуллин, Зифа Баязитова, Юнир Гайнуллин, Әлфира Йосыпова укый. Проектны оештыру белән студентлар шөгыльләнә. Хәзерге вакытта Хәдия Дәүләтшинаның «Иргиз» романын яздыру өстендә эш бара.

Проект 265 мең сум күләмендәге Россия Президенты грантына лаек булды. Грант акчасына тавыш җиһазлары сатып алынды, махсус бүлмә булдырылды. Аудиокитаплар тиздән интернетта чыгачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100