news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт драмтеатры Туфан Миңнуллин әсәре белән Казахстан театр фестивале лауреаты булды

Туфан Миңнуллинның «Эзләдем, бәгърем, сине...» спектакле үз вакытында Камал театрында да барды.

Башкорт драмтеатры Туфан Миңнуллин әсәре белән Казахстан театр фестивале лауреаты булды
Рамиль Гали

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры татар классик драматургы Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Эзләдем, бәгърем, сине...» спектакле белән Казахстанның халыкара театры фестивалендә лауреат исеменә лаек булды. Бу хакта театрның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итә.

  • 30 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр Казахстанның Талдыкурган шәһәрендә Астананың 20 еллыгына багышланган VII халыкара театр фестивале үтте.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча, «Эзләдем, бәгърем, сине...» спектакле II урынга лаек булган, «Иң яхшы актерлар ансамбле» номинациясендә җиңүче дип танылып, 1 миллион тәңкәлек сертификат белән бүләкләнгән.

  • Туфан Миңнуллинның бу спектакле үз вакытында Камал театрында да барды. Сюжет инвалид арбасында утырган егет белән кызның телефон аша аралашуына һәм очрашуына корылган. Рольләрдә Илсөя һәм Рамил Төхфәтуллиннар уйнаган иде.

Башкорт театры спектаклендә бу рольләрне Фиргат Гарипов һәм Гөлмирә Исмәгыйлева башкарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100