news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт драма театрының «Зөләйха күзләрен ача» спектакле Пушкин фестивалендә катнаша

Фестиваль беренче тапкыр онлайн-форматта Псков театры базасында узачак.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының «Зөләйха күзләрен ача» спектакле Пушкин фестивалендә катнашачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Фестиваль беренче тапкыр онлайн-форматта Псков театры базасында узачак. Бу хакта Башкорт драма театрының баш режиссеры, спектакльне куючы Айрат Әбушахманов әйтте.

«Арт-директордан әлегә чакыру алдык. Бер-ике көн рус телендә титрлар язачакбыз һәм аларга видеоязма җибәрәчәкбез. Спектакль 24 сәгать дәвамында йөкләп алуны тыю программасы белән күрсәтеләчәк», — дип сөйләде Айрат Әбушахманов.

Онлайн форматта күрсәткән өчен беренче тапкыр театрга гонорар түләячәкләр, диде баш режиссер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100