Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкорт драма театры Зөләйханың милләтен күрсәтмәячәк – Гүзәл Яхина
Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" әсәре М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры тарафыннан сәхнәләштерелә башлады.
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Башдрамтеатрда Зөләйханың нинди милләт кешесе булуы күрсәтелмәячәк. Без бу хакта режиссер Айрат Әбушахманов белән сөйләшеп, шундый уртак фикергә килдек. Зөләйха архаик дөньядан төрки телле халык хатын-кызы буларак кына кабул ителәчәк”, - диде Казан язучысы Гүзәл Яхина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә үзенең “Зөләйха күзләрен ача” романының Башкорт дәүләт академия драма театрында куелуын шәрехләп. Гүзәл Яхина Айрат Әбүшахманов кебек талантлы режиссерның аның әсәренә алынуына бик шат булуын билгеләп үтте.
Исегезгә төшереп үтәбез, Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" әсәре Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры тарафыннан сәхнәләштереләчәк. “Татар-информ” бу хакта "Башинформ" агентлыгына сылтама белән хәбәр иткән иде.
Әсәрне сәхнә өчен режиссер, Татарстан Мәдәният министрлыгының Дамир Сираҗиев исемендәге премиясе лауреаты, Башкорстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айрат Абушахманов әзерли. Сценарийны танылган драматург Ярослава Пулинович яза.
Тамашачы спектакльне 2017 елның беренче яртысында күрергә мөмкин.
Шунысы да игътибарга лаек, Казан язучысы Гүзәл Яхинаның Уфага килүен “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы елның иң зур мәдәни вакыйгалары “ТОП-20”легенә керткән.
Белешмә. 2015 ел нәтиҗәләре буенча, Гүзәл Яхинаның рус телендә иҗат ителгән "Зөләйха күзләрен ача" әсәре Россиядә һәм БДБ илләрендә иң абруйлы саналган "Большая книга" әдәби премиясенә лаек булган иде. Бәйгедән соң романның егерме дүрт телгә тәрҗемә ителәчәге игълан ителде. Быелның май аенда әсәр татар телендә дөнья күрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз