news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт драма театры “Мин – Марат" спектакле белән тамашачыны совет чорына кайтарган

Спектакль өчен совет чоры реквизитларын — телевизор, магнитофон, кер юу машиналары, бәллүр кебек әйберләрне Уфа халкыннан җыеп алганнар.

(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”). 29 декабрьдә М.Гафури исемендәге Башкорт драма театры Кече сәхнәсендә булган “Мин – Марат" спектакле премьерасы тамашачыны совет замананыа кайтарган. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

  • Драма нигезенә Урал Галиевның “Тәмамланмаган повесть” һәм “Кирегә юл юк” әсәрләре салынган. Спектакльнең режиссеры, инсценировка һәм башкорт теленә тәрҗемә авторы — Айрат Абушахманов.

Театрның пиар-менеджеры Шәүрә Габбасова әйтүенчә, әсәр тамашачыларны 1980нче елларга кайтара. Телевизорда — Брежнев, илдә торгынлык, “гаилә – җәмгыять күзәнәге”. Төп герой Марат — гадәти совет табибы, намус белән эшли, төнге кизүләрне ала, үрнәк ир һәм ата. Аның маршруты бер: өй – эш, эш – өй. Хатыны – укытучы.

Бар да контрольдә кебек, әмма… Гадәти боҗрага бервакыт мәхәббәт килеп керә! Бар да үзгәрә.

Спектакль өчен Уфа халкыннан игълан аша совет чоры реквизитларын җыялар. Кешеләр шул чор җиһазын — телевизор, магнитофон, кер юу машиналары, бәллүр китерәләр.

Башкортстан халык шагыйре Кадим Аралбай спектакль өчен үзенең “Ятрань” басу машинкасын, портфель һәм язу кирәк-яракларын биргән, диелгән әлеге хәбәрдә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100