news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт драма театры генерал Миңнегали Шәйморатов турында спектакль әзерли

Сценарий республиканың Милли һәм хәрби-тарихи музейлары фондындагы документаль чыганаклар буенча язылачак.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры «Шәйморатов-генерал» театральләштерелгән документаль проект-тамаша кую өстендә эшләргә кереште. Тарихи проект Россия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка багышланачак. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Сценарий авторы — Зөһрә Буракаева, режиссер-куючы — Хөрмәтулла Үтәшев.

«Сценарий республиканың Милли һәм хәрби-тарихи музейлар фондындагы документаль чыганаклар буенча язылачак. Консультант тарихчы Салават Хәмидуллин булачак», — дип ачыклык керттеләр театрда.

Спектакльне куюда театрның баш рәссамы Альберт Нестеров, музыкаль бүлек җитәкчесе Урал Иделбаев, мөхәррир Динара Каюмова һәм театр актерлары эшләячәк.

Премьера көне соңрак билгеләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, быел Миңнегали Шәйморатовка багышланган спектакль Сибай башкорт драмтеатрында куелган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100