news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт дәүләт университетының татар теле бүлегенә конкурс арткан

Татар телле төрле белгечләр әзерләүнең киләчәге бар, дип уйлый кафедра доценты Илдус Фазлетдинов.

Башкорт дәүләт университетының татар теле бүлегенә конкурс арткан
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Илдус Фазлетдинов татар бүлегендә конкурсның артуын югары уку йортларында бюджет урыннары бетерелеп, түләүле укуга күчү белән бәйләп аңлатты. Бу хакта ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә сөйләде.

“Авыл баласы бюджет урыны булган уку йортын сайлый. Нәтиҗәдә бездә конкурс барлыкка килде. Бу бик яхшы булды. Конкурсның кимүгә баруына ышанмыйм, чөнки югары уку йортларында бюджет исәбенә укыта торган белгечлекләрне көндез шәм яндырып эзләсәң дә таба алмассың”, – диде ул.

Илдус Фазлетдинов кафедра хезмәткәрләренең 2008-2009 елларда абитуриентлар эзләп чак кына урамга чыкмый калганын да сөйләде.

“Шундый авыр вакытлар да булды. Мисал өчен, 20 урын бирелә, ләкин ул 20 урынга килүче юк. Без һөнәри юнәлеш билгеләргә ярдәм итүче төрле чаралар уздыра идек, районнарга чыктык. Планны ничек тә булса тутыра идек”, – диде ул.

Галим Башкортстанда татар телендә белем алырга теләүчеләр саны 2015 нче елдан соң гына арта башлавын әйтте.

“Башта бер урынга 2 кеше дәгъва итсә, 2000 нче еллар башында 6 га әверелде, аннан янә 2-2,5 кеше, былтыр конкурс бер урынга өч ярым кеше тәшкил итте. Быел исә конкурс соңгы 15 ел өчен көтелмәгәнчә югары булды – бер урынга 4,22 кеше дәгъва итте! Әле бүлеккә бүленгән бюджет урыннарының 8 дән 14 кә кадәр артуын да онытмагыз. Ә абитуриентлар саны былтыргы 22 дән 59 га кадәр артты! Якынча өчләтә дигән сүз бит бу!” – диде ул.

Кафедра доценты фикеренчә, татар телле төрле белгечләр әзерләүнең киләчәге бар.

Илдус Фазлетдинов белән интервьюны “Интертат” сайтыннан укырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100