news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт дәүләт университетының татар-рус бүлегенә кабул итү кагыйдәләре үзгәрә

Бүлек “педагогик белем бирү” белгечлегенә күчеп, татар теле һәм әдәбияты, рус теле укытучылары әзерли башлаячак.

(Уфа, 28 март, “Татар-информ”, Илдус Фазлетдинов).  Башкорт дәүләт университеты татар-рус бүлеге әзерләгән белгечлекне һәм бүлеккә кабул итү кагыйдәләрен үзгәртте.

Башкорт дәүләт университетының татар-рус филологиясе бүлеге бакалавриатын тәмамлаучылар дүрт ел укып, “филолог” дипломын алып чыга иде. Быелдан башлап бүлек татар теле һәм әдәбияты, рус теле укытучыларын әзерли башлаячак, ягъни “педагогик белем бирү” белгечлегенә күчәчәк. Бүлеккә кабул ителүчеләрнең саны да арта – алар ундүрт кеше булачак. Бу үзгәреш республикада татар һәм рус телләрен укытучыларга ихтыяҗ зур булуы белән аңлатыла. Бакалавриатта уку вакыты шулай ук озыная һәм биш ел тәшкил итәчәк. 

2016 елда Россия Хөкүмәте Һөнәри стандартлар кертү турында махсус карар кабул итте. Аның буенча, хәзер югары уку йортларын тәмамлаучы яшьләр бары тик дипломнарында күрсәтелгән белгечлекләр буенча гына эшли ала. Ягъни гәзит-журналда эшләү өчен – “журналист”, мәктәптә эшләү өчен “укытучы” дипломына ия булу таләп ителә. БДУ татар-рус филологиясе бүлеге бакалавриатын тәмамлаучылар “филолог” дипломын алып чыга иде. “Филолог” дигән һөнәр булмау сәбәпле, алар мәктәпкә укытырга барсалар да, журналистика белән шөгыльләнә башласалар да, бер еллык түләүле квалификация курслары үтәргә мәҗбүр булды.

Өстәвенә, Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы, ихтыяҗ аз дип, “филология” белгечлегенә бирелгән бюджет урыннарын елдан-ел киметә барды. Былтыр татар-рус бүлегенә нибары сигез урын бүленде. Читтән торып уку бүлеге исә бөтенләй ябылды. 

Быелдан башлап, бүлеккә кабул итү имтиханнары да үзгәрә. Элек татар-рус филологиясе бүлегенә керергә теләүчеләр рус теле һәм рус әдәбиятыннан Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырса, хәзер бу исемлектән рус әдәбияты фәне төшеп калды. Абитуриентлар рус теле, җәмгыять белеме фәннәреннән БДИ, татар теленнән университетның эчке имтиханын тапшырырга тиеш булачак.

Бакалавриатны тәмамлагач, студентларның укуларын “филология” белгечлеге буенча магистратурада дәвам итү мөмкинлеге бар. Татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы оештырган “Тел һәм мәдәниятара бәйләнешләр” магистрлык программасын тәмамлаучылар биредә ике ел дәвамында белем алып, дәүләт оешмаларында матбугат секретаре, журналист, кадрлар хезмәте белгече һәм башка шундый кирәкле һөнәрләргә ия булачак. Ягъни, БДУның татар-рус филологиясе бүлегенә укырга кереп, укытучы, журналист, матбугат секретаре, социаль хезмәткәр, делопроизводитель һәм башка һөнәрләр буенча эшләргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100