news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт дәүләт опера театрының яңа исеме өчен тавыш бирү нәтиҗәләре билгеле

Театрга танылган биюче Рудольф Нуриев исемен бирү өчен 30 меңгә якын кеше тавыш биргән.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Радий Хәбиров Башкорт дәүләт опера һәм балет театры исеме өчен интернет-тавыш бирүгә йомгак ясады. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Элегрәк «Башинформ» Башкортстан башлыгына Башкорт дәүләт опера һәм балет театрына танылган биюче Рудольф Нуриев исемен бирү үтенече белән мөрәҗәгать иткәннәрен хәбәр иткән иде.

«Тавыш бирүчеләрнең 80 процентка якыны театр дөнья мәдәнияте легендасы, бөек якташыбыз Рудольф Нуриев исемен йөртергә тиеш, дип белдерде. Мине бу гаҗәпләндерми дә. 30 меңгә якын кеше тавыш бирде. Бу саннар беренче минуттан ук барлыкка килде һәм барлык социаль челтәрләрдә дә тотрыклы булды. Шуңа да карамастан, әлегә карарны кабул ителгән дип санарга ярамый», — дип язган Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрдәге битендә.

Алга таба Башкортстан Республикасы үсешенә зур өлеш керткән күренекле эшлеклеләрнең исемен мәңгеләштерү һәм хөрмәтләү мәсьәләләре буенча комиссия эшләячәк. Анда экспертлар үз фикерләрен белдерәчәк. Республика башлыгы комиссия эше нәтиҗәләре турында сөйләргә вәгъдә бирде.

Рудольф Нуриев исемен Уфадагы урам, башкорт хореография көллияте һәм Халыкара балет сәнгате фестивале йөртә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100