news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт дәүләт драмтеатры сәхнәсендә “Зөләйха күзләрен ача” спектакленең премьерасы булды

Спектакльнең режиссеры - Айрат Абушахманов.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры Гүзәл Яхинаның егермеләп телгә тәрҗемә ителгән “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча спектакль премьерасы чыгарды. Кичә театрда премьераның беренче көне иде, бүген – икенче көне. Спектакль декабрь афишасына да кертелгән – 3 һәм 19 декабрь көннәрендә күрсәтеләчәк.

Спектакльнең инсценировкасын Россиянең танылган драматургы Ярослава Пулинович язган, башкорт теленә Хөрмәтулла Утәшев тәрҗемә иткән. Россиянең һәм Башкортстанның халык артисты Хөрмәтулла Утәшев үзе үк Мортаза ролен дә башкара. Рәссам – “Алтын битлек” театр премиясе лауреаты Альберт Нестеров.

Спектакльнең режиссеры Айрат Абушахманов Зөләйха роленә кемне алачагын сер итеп саклый алды. Кичә Уфа тамашачысы Зөләйха ролендә Римма Каһарманованы күрде. Афишада әлеге рольдә Илгизә Гыйльманова уйнаячагы да билгеләнгән. Аван Игнатов ролендә – яшь актер Азат Вәлитов. Зөләйханың каенанасы – Упыриха ролендә ике составта Башкортстанның халык артистлары Тәнзилә Хисамова һәм Сара Буранбаевалар уйный. Вольф Карлович Лейбе ролендә – Россиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Илдар Сәетов. Режиссер Зөләйханың үлгән кызларының рухларын да сәхнәгә чыгарган.

Романның башкорт сәхнәсендә куелачагы билгеле булгач та, Гүзәл Яхина режиссер белән сөйләшкәндә спектакльнең милләткә бәйләп куелмаячагы турында килешүләрен әйткән иде. “Безнең максатыбыз көнкүрешне сурәтләү түгел, ә мәгънәви як – Зөләйханың үз бәхете һәм улы бәхете өчен көрәшүе. Бу тарихның асыл фикере – кеше түзә алмаслык шартларда да кеше кеше булып кала ала”, - дип әйткән режиссер спектакльгә алынганда. Боларны “Башинформ” искә төшереп уза.

“Башинформ” билгеләп узганча, премьера уңышлы узган, тамашачы спектакльне әзерләүчеләрне һәм анда катнашучыларны бик озак алкышлаган.

Искәртеп узабыз, “Зөләйха күзләрен ача” романы – Казан язучысы Гүзәл Яхинаның дебют романы. Ул “Большая книга” премиясе аша танылды. Роман егермеләп телгә, шул исәптән, татар теленә дә тәрҗемә ителде. Татар теленә танылган шагыйрә һәм тәрҗемәче Флера Тарханова тәрҗемә итте. Гүзәл Яхинаның бу романын Татарстан җәмәгатьчелеге бик бәхәсле кабул итте. Татарстан дәүләт театрларының берсе әлеге романны кую теләген белдергән иде, соңрак уеннан баш тартты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100