news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт академтеатры – Мәскәүдә иҗат сәфәрендә

Данлыклы театр Мәскәүдә А. Пушкин исемендәге Рус дәүләт академия драма театры сәхнәсендә чыгыш ясый

(Уфа, 13 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры яңа сәнгать сезонындагы беренче иҗат сәфәрендә.
Данлыклы театр Мәскәүдә А. Пушкин исемендәге Рус дәүләт академия драма театры сәхнәсендә чыгыш ясый. Кичә якташларыбыз мәскәүләргә “Яшьлеккә бер кайтыйк” исемле театрлаштырылган тамаша тәкъдим итте. Атаклы артистларыбыз Фидан Гафаров белән Нурия Ирсаеваның берлектәге иҗат кичәсе сыйфатындагы бу тамаша күп төбәкләрдә күрсәтелде инде. Милли җыр-моң сәнгатебезне сөючеләр аны кабат-кабат сорап мөрәҗәгать итә. Күпләрнең яшьлек елларының татлы истәлеген яңарта шул бу концерт.
Бүген исә Башкорт академтеатры башкала халкы игътибарына “Шәүрәкәй” спектаклен тәкъдим итә. Анда театрның күренекле артистлары Хөрмәтулла Үтәшев, Алмас Әмиров һәм башкалар катнаша.
Мәскәүдән соң данлыклы театрыбыз коллективы Минскига юллана. Анда якташларыбыз “Панорама” дип аталган халыкара театр фестивалендә катнаша. Академлылар Кен Кизиның “Кәккүк оясы өстеннән” драмасын күрсәтәчәк. Әлеге спектакль театр сәнгате белгечләре тарафыннан югары бәяләнде һәм тамашачылар тарафыннан да яратып кабул ителде. Беларусь башкаласында да якташларыбыз аның белән уңыш казаначагына өмет итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100