news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкорт академтеатры иҗат мизгелен премьера белән яба
Алар яшь шагыйрь һәм драматург Салават Әбүзәрнең “Хыялый” исемле пьесасын сәхнәләштерде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Уфа, 29 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры бүген үзенең чираттагы иҗат мизгелен яба. Быелгы сезон данлыклы театр өчен аеруча истәлекле – 90нчы иҗат мизгеле булды бу.
Гафурилылар бүген быелгы иҗат елын яңа премьера белән яба. Алар яшь шагыйрь һәм драматург Салават Әбүзәрнең “Хыялый” исемле пьесасын сәхнәләштерде. Әлеге тамашаны быел Борис Щукин исемендәге театр институтын тәмамлаучы яшь белгеч Арслан Янбәков сәхнәгә куйган. Бу аның диплом эше буларак кабул ителгән.
М. Гафури академтеатрының яңа эше бик кызыклы. Җиңел юмор, романтик рух белән сугарылган ул. Бүгенге авыл тормышы, андагы ярымхыялый хәлләр сурәтләнә бу әсәрдә.
Спектакль премьерасы башланыр алдыннан, М. Гафури театры артистлары, һәр елдагыча, урамда, ачык һавада матур концерт-театрлаштырылган тамаша да күрсәтәчәк. Бераз ял итеп алгач, сәнгать осталары кайбер төбәкләргә җәйге гастрольләргә барырга да җыена.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot