Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Башкорстанның танылган шәхесләре» сериясе Бабич һәм Гафуридан башланды
«Китап» нәшриятының әлеге сериясендә беренче итеп «Шәехзадә Бабич: тормышы һәм иҗаты» һәм «Мәҗит Гафури: шагыйрь иҗатын яңа караш» китапларын чыгарганнар.
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстанның З.Биишева исемендәге «Китап» нәшрияты «Башкорстанның танылган шәхесләре» китаплар сериясен чыгара башлады. Беренче булып Равил Бикбаевның «Шәехзадә Бабич: тормышы һәм иҗаты» һәм Флүр Сибагатовның «Мәҗит Гафури: шагыйрь иҗатын яңа караш» китаплары чыкты. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.
Әлеге серия даими нәшер ителәчәк. Язучы һәм шагыйрьләрдән тыш, бу сериядә тарихи хәрбиләр, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре дә булачак.
«Мондый китаплар чыгару темасы күптән түгел барлыкка килде. Күренекле шәхесләребезнең юбилей даталарына әдәби әсәрләрен генә түгел, ә биографияләрен дә чыгарырга тырышачакбыз. Төп проблема — һәр шәхеснең дә тормыш юлын, иҗатын, батырлыкларын һәм казанышларын аңларга ярдәм итә торган тикшеренүләр юк. Фәнни биография язу бик четрекле һәм катлаулы, шул ук вакытта кирәкле һәм затлы эш», — дип язды социаль челтәрдәге аккаунтында Башкорстан Хөкүмәте вице-премьеры Азат Бадранов.
Шушы көннәрдә «Китап» нәшриятында 112 нче Башкорт кавалериясе дивизиясенә багышланган басма дөнья күрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз