news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорстанга тилчә вирусы алып кергән сарыкларның Урта Азиядән булмавы да ихтимал

Тикшерү органнары санкцияләнмәгән мал кертү төбәген ачыклау белән шөгыльләнә.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Башкортстанның Туймазы районында табылган тилчә авыруы вирусында гаепле сарыклар Урта Азиядән булмаска да мөмкин. Бу хакта бүген “Татар-информ” оештырган матбугат конференциясендә билгеле булды.

“Бүген без күрше республика коллегалары белән элемтәдә торабыз. Соңгы алынган мәгълүматлар буенча, тилчә авыруы очрагы табылган “Нур” крестьян-фермер хуҗалыгында, Үрмәкәй авылында вирус учакларын юк итү эшләре тәмамланган. Шулай ук Ярмөхәммәт авылында да чаралар төгәлләнеп килә, – диде Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең терлекләрдә йогышлы авырулар һәм әлеге авыруларга каршы чаралар уздыруны оештыру бүлеге җитәкчесе Александр Козлов. Ул шулай ук кичә Туймазы районының Кандра авылындагы бер шәхси хуҗалыкта да тилчә авыруы очрагы теркәлүен әйтеп узды. Бу авылда шулай ук барлык мөгезле эре терлек һәм вак хайваннарны юк итәчәкләр.

“Авыру сәбәбе бик баналь, санкцияләнмәгән тере мал һәм азык-төлек кертүдә. Бу очрак буенча җинаять эше ачылган. Тикшерү органнары санкцияләнмәгән мал кертү төбәген ачыклау белән шөгыльләнә. Җирле кешеләр сүзләренчә, “Нур” крестьян-фермер хуҗалыгына ветеринария белешмәсе булмаган килеш сарыклар кайтарылган. Сарыкларны Урта Азиядән килгән дип әйтәләр. Шулай ук Казахстан, Кыргызстаннан дә кертелгән булырга мөмкин. Күрәсең, сарыкларга моңа кадәр тилчә авыруына каршы прививка ясалган булган. Прививка ясау инде ул авыру калкып чыгарга мөмкин территориядә яшәвен сөйли. Барлык прививкаланган маллар берникадәр вакыт вирус йөртүче булып санала”, – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, 5 октябрьдә Башкорстанның Туймазы районында тилчә вирусы табылып, 21 көн карантин игълан ителде. Авыру Татарстанга үтеп кермәсен өчен ике ара чиккә 10 контроль ветеринария посты куелды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100