news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкорстанда татар телендә чыгып килүче бердәнбер балалалар журналының үз сайты булдырылды

Башкортстанда татар телендә чыгып килүче бердәнбер балалар журналы «Әллүки»нең моңа кадәр «ВКонтакте» социаль челтәрендә төркеме генә бар иде.

(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ"). Башкорстанда татар телендә чыгып килүче бердәнбер балалалар журналының үз сайты булдырылды. Бу хакта Бөтендөнья конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Башкортстанда татар телендә чыгып килүче бердәнбер балалар журналы «Әллүки»нең моңа кадәр «ВКонтакте» социаль челтәрендә төркеме генә бар иде. Балалар журналы «Әллүки» дип исемләнгән төркемдә (https://vk.com/alluki) республика мәктәпләреннән яңалыклар, сәләтле укучылар турында язмалар, башваткычлар, шигъри күчтәнәчләр урын ала.

Ә хәзер «Әллүки»нең үз сайты бар! alluki.rbsmi.ru адресы аша кереп, укытучылар, тәрбиячеләр, әти-әниләр һәм яшь укучылар кызыклы язмалар белән таныша ала. Журналның басма вариантындагы кебек үк сайтта да төрле рубрикалар бар.  

news_right_1
news_right_2
news_bot