news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорстанда дөньяның 5 мең җәнлеге өчен Россиядәге беренче зоопарк барлыкка киләчәк

Экопарк дөньяның җиде өлешенә туры килгән Европа, Азия, Африка, Төньяк һәм Көньяк Америка, Австралия һәм Антарктида зоналарыннан торачак.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстан башкаласында зоопарк төзелеше башланган. Төбәкнең хөкүмәт матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Башкортстан башлыгы карары нигезендә «Агыйдел» Зоология бакчасы» оешмасы төзелгән. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Яңа оешма Уфада төрле җәнлекләр яшәү өчен гадәти тирәлектәге зоопарк төзү белән шөгыльләнәчәк. Проектны флора һәм фаунаның эре экология паркы концепциясе итеп тормышка ашырырга телиләр.

Экопарк дөньяның җиде өлешенә туры килгән Европа, Азия, Африка, Төньяк һәм Көньяк Америка, Австралия һәм Антарктида зоналарыннан торачак. Белгечләр сүзләренчә, Россиядә мондый зур заманча зооопарк булмаган. Уфа зоопаркында җәнлекләр тормышын күзәтергә, матур сукмак буенча җәяүләп һәм велосипедта йөрергә, саф һава суларга мөмкин булачак.

Зоопаркның территориясе 2000 гектарга якын, ә андагы җанварларның саны якынча 5 меңнән дә ким булмас дип планлаштырыла.

Башкортстан башкаласында зоопарк ясау турындагы карар Экология һәм аеруча сакланыла торган табигый җирлекләр елында кабул ителгән. Проект республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрыгы күзәтчелеге астында башкарыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100