Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкорстанда ат үз колынын аюдан яклаган
Социаль челтәрдән кулланучылар хуҗага атны дәвалау буенча киңәшләр бирә.
(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Башкорстанда колынны аюдан яклаган вакытта ат җитди җәрәхәтләр алган. Яраланган хайванның фотосурәтен социаль челтәрләрдә “аюдан колынны яклаган, Сабыр авылы, Җылаер районы” дигән язу астында урнаштырганнар. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.
«Ана йөрәге», «ана үз баласын теләсә нинди һөҗүмнән яклар», – дип шәрехли фотосурәтне җирле халык.
Социаль челтәрдән кулланучылар хуҗага атны дәвалау буенча киңәшләр дә бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз