Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Башкирия” теплоходыннан почта маркасын 28 750 долларга бәяләгәннәр
Аның тарихы, судно тарихы кебек үк, кызыклы.
(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). “Башкирия” пассажир теплоходы сурәтләнгән почта маркасы шактый зур байлык итеп билгеләнгән, дип хәбәр итә “ Башинформ”.
Әлеге почта маркасы 28 750 долларга бәяләнгән һәм ул иң кыйммәтле маркаларның берсе булып санала. Аның тарихы, судно тарихы кебек үк, бик кызыклы.
“Башкирия” пассажир теплоходы 1964 елда ГДРда Висмарда суга төшерелә. Ул Балтиягә, шул исәптән капиталистик илләргә дә йөри. Антарктидага фәнни экспедиция рейсларын тәэмин итүе белән дә билгеле. Нәкъ менә 1980 елда шул теплоходта Советлар Союзына Грециядән Олимпия уты алып кайтыла.
XX гасырның 90нчы елларында теплоход ODESSA SONG исемен ала. Аннан ул күп тапкырлар сатыла, хуҗалары алышына. Аның Таиландда көчле җил вакытында 2006 елда батуы билгеле.
“Башкирия” теплоходыннан почта маркасында “Дания, Швеция һәм Норвегиягә тынычлык һәм дуслык рейсы” дип, Никита Хрущёвның Швециягә дипломатик визиты уңаеннан язылган булган. Ә КПСС Үзәк Комитеты беренче секретареның сәфәре булмый кала - бу вакытта ул вазифасыннан азат ителә. Маркалар басылмый кала, ул бары бер данә генә басылган була.
Раритет 2008 елда Cherryston аукционында сатыла. “Башкирия” теплоходы исә бүгенге көнгә кадәр Таиланд елгасы төбендә ята.
Кичә, 13 гыйнварда почта маркасының туган көне булган. Нәкъ бу көнне, төгәл 160 ел элек, Россиядә корреспонденцияләргә түләү өчен рәсми рәвештә маркалар куллана башлыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз