news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкалар тырыша, Чишмә елгасын пычраткан оешмада берни үзгәрми – прокурор И.Гыйльметдинов

Чишмә елгасына китерелгән зыян 8,2 миллион сум күләмендә бәяләнгән.

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Яңа Чишмә торак-коммуналь хуҗалыгының күп тармаклы җитештерү предприятиесе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчелеге суд каршында җавап тотачак. Прокуратура инициативасы буенча, сулыкны пычратып, экологик законны бозган өчен, оешмага карата җинаять эше кузгатылган. Татар табигатьне саклау районара прокуратурасы агып җыела торган суларны Чишмә елгасына җибәрү буенча тикшерү уздырган. Татар табигатьне саклау районара прокуроры “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шушы җинаятьнең нечкәлекләрен билгеләп узды.

2016 елның октябреннән 2017 елның февраленә кадәр предприятиенең чистарту корылмаларыннан Татарстанның Яңа Чишмә районы елгасына җыелган сулар агып төшүе ачыкланган. Суны тикшергәннәр соң елгада пычрак матдәләрнең тиешле концентрациясе күпкә артып китүе билгеле булган. Чишмә елгасына китерелгән зыян 8,2 миллион сум күләмендә бәяләнгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, прокуратура материалларны, җинаять эше ачуны хәл итәр өчен, тикшерү органнарына юллаган. Россия Федерациясе Җинаять кодексының 247 нче маддәсенең 2 нче бүлеге (“Тирә-юньне пычратуга китерә торган экологик яктан куркыныч матдәләр һәм калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу”) буенча җинаять эше кузгатылган.

“Чистарту корылмасы эшләми диярлек, ул аварияле хәлдә, халыктан су ничек җыела, шул килеш суга ташлана. Ә Чишмә елгасы махсус саклана торган табигый территория булып санала”, - дип белдерде Илсур Гыйльметдинов. Ул җинаять эше маддәсе буенча, гаеплеләргә 100 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф, яисә 5 елга иректән мәхрүм итү яки 5 елга мәҗбүри эшләргә җәлеп итү янаганын әйтте. Җәзаны суд билгеләячәк.

“Елга суына 2016 һәм 2017 елларда анализ ясалды. Аммонийның нормадан 152 тапкыр, фосфатлар буенча 89, нефть продуктлары буенча 30 тапкыр күбрәк, тимер буенча 1,5 тапкыр артыграк булуы ачыкланды. Димәк, оешма суны чистартмыйча диярлек суга ташлый. Бу шактый җитди җинаять. Суның агулы тәэсире үтә көчле дигән нәтиҗә ясалды”, - диде прокурор.

Вазифаи затка карата җинаять эше кузгатылса, юридик затка 8.2, 8.14, 8.1, 7.6, 8.21, 6.3 маддәләре буенча административ штрафлар салынган.

“Бу аларның беренче тапкыр гына хокук бозулары түгел. 2016 елда алар бу гамәле белән фаш ителгән иде инде, шул вакыттан бирле аларда берни үзгәрмәде, су чистартылмаган килеш ташлауларын дәвам итәләр. Экологлардан рөхсәт документлары да бөтенләй юк. Алар сәбәпне акча юк дип аңлата. Халыктан акча җыялар, ә бер тиенен дә чистарту корылмаларына кертмиләр. Теләсә нинди чистарту корылмасына һәрвакыт карап тору, ремонт кирәк. Башка оешмаларда да бар мондый проблемалар. Калганнар ичмасам тырыша, болар тырышырга да уйламый, дәүләттән акча юк диләр. Бер бәла инде ул, күптәнге, тузган чистарту корылмаларын кайбер районнар яңарта, ә кайбер ширкәтләр “үлгәнче” куллана”, - дип белдерде Илсур Гыйльметдинов.

Җинаять эшен тикшерү барышы һәм ачыкланган тайпылышларны, закон бозуларны бетерү – прокуратура контролендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100