Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкаланың татар җәмәгатьчелеге Мәскәүдә Тукай һәйкәленә чәчәкләр салачак
Быел Габдулла Тукайның тууына 133 ел тула.
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). 15 апрельдә, Габдулла Тукай истәлегенә багышлап, Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм Мәскәүнең татар җәмәгатьчелеге шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салачак. Тантана 13.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Традиция буенча апрель аенда Мәскәүдә шагыйрь истәлегенә, аның иҗади мирасын саклауга багышланган күп кенә чаралар уза.
Шулай итеп, Мәскәүнең 1186нчы мәктәптә урнашкан Каюм Насыйри үзәгендә Муса Җәлил укулары узды. Чараны үзәк методисты Ләлә Сәитова ачты. Ул укуларда катнашучыларны шагыйрьнең биографиясе белән таныштырды. М.Горький исемендәге әдәбият институтының 3нче курс студенты Артур Хәсәнов «Татар халкы мифологиясе һәм аның Габдулла Тукай иҗатына йогынтысы» дигән лекция белән чыгыш ясады.
Аннан соң шагыйрьнең шигырьләре яңгырады, чара шагыйрьнең татар халкы гимнына әйләнгән «Туган тел» шигыре композициясен бергәләп башкару белән тәмамланды.
26 апрельдә һәйкәл янында аның туган көненә багышланган тантаналы чара узачак. Быел Габдулла Тукайның тууына 133 ел тула.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз