news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкаланың төп Яңа ел чыршысы “Казан” гаилә үзәге янына күчә

2019 елда төзекләндерелеп бетәчәк фан-зона даими чаралар уздыру урыны булачак.

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Татарстан башкаласының төп Яңа ел чыршысын “Казан” гаилә үзәге каршына күчәчәк. Ул футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында җанатарлар фан-зонасы булган мәйданда урнаштырылачак. Әлеге карар турында бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Шәһәрне тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләде.

  • 2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында җанатарлар фан-зонасы 800 меңнән артык кешене кабул итте. Зона берьюлы 25 мең кешене сыйдыра ала.

Куляжев әйткәнчә, бирегә алдан ук су белән тәэмин итү торбалары, электр челтәре һәм канализация сузылган.

Моннан тыш, алга таба биредә фонарьлар куелачак. Шәһәрне тышкы төзекләндерү комитеты рәисе сүзләренчә, аларны футбол фанатларына комаучаулык тудырмасын өчен куймый торганнар.

  • Соңгы елларда Казанның төп чыршысы Үзәк стадион янында куела иде. Аннан алдарак ул Казанның Меңъеллык паркында да урнаштырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100