Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкаланың барлык районнарында Казанның 1000 еллыгы билгеләре пәйда булды
Башкаланың барлык районнарында Казанның 1000 еллыгы билгеләре пәйда булды
(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Башкаланың барлык районнарында шәһәр башлыгы тарафыннан расланган Казанның 1000 еллыгының рәсми билгеләре пәйда булды. Аларны районнарга керү урыннарында гына түгел, ә министрлык, ведомство, шулай ук яңа ел чыршыларына да урнаштырганнар. Мисал өчен, Идел буе районында әлеге билге Павлюхин урамындагы бер йортны бизи, ә Совет районында ул "Акчарлак" сәүдә йортыннан ерак түгел урнаштырылган.
Рәсми билге түгәрәк уртасында Сөембикә манарасы, аста 1005-2005 саннарыннан гыйбарәт. Төсләре дә уңышлы сайланган: яшел, кызыл, алтынсу. Билгенең төгәл үлчәме юк, әлеге билгеләр саны да күрсәтелмәгән. Әмма бер шарты бар: билгене әзерләгәндә кулланыла торган буяулар һава шартларына каршы тотрыклы булырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз