news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкаланың 5 нче балалар стоматология поликлиникасына – 20 ел.

Башкаланың 5 нче балалар стоматология поликлиникасына – 20 ел.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Казан шәһәре Киров районында урнашкан 5 нче балалар стоматология сырхауханәсе бу көннәрдә кечкенә «юбилеен» билгеләп үтә. Бүген бирегә коллективны котларга күпсанлы кунаклар килде. Араларында Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Айрат Фәррахов, Киров районы башлыгы Александр Сергеев, РФ һәм ТР стоматологлары Ассоциацияләре вице-президенты Ринат Салеев та бар иде.

Баш табиб Илнур Фәйзрахманов билгеләп узганча, хирург, ортодонт, терапевт, рентген кабинетларын, теш-техника лабораториясен берләштергән әлеге сырхауханә Киров районның балалар стоматология үзәге санала. Ул көненә 150 баланы кабул итә. Аңа районда яшәүче 23 меңнән артык бала беркетелгән. 1994 елдан бирле сырхауханә медицина иминияте системасында да эшли.

Районның мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларына йөрүчеләр участок табибларының даими игътибар үзәгендә. Аларның һәркайсы 2-3 мәктәпкә, 4-5 балалар бакчасына хезмәт күрсәтә. Бүген 5 нче сырхауханә табиблары Киров районында 20 мәктәп, 30 балалар бакчасында профилактик тикшерүләр үткәрү, теш һәм авыз куышлыгы авыруларын дәвалау белән генә чикләнми. Башлангыч сыйныфларда гигиена дәресләре алып бару да аларның төп вазифасына керә. Моннан тыш, районның 500 дән 1000 кадәр укучы белем алган мәктәпләрендә 13 стоматология кабинеты эшли.

Район башлыгы Александр Сергеев коллективны туган көне белән котлап, балалар сәламәтлеге сагында торучыларга уңышлар теләде һәм аерым хезмәткәрләргә Киров районының, район сәламәтлек саклау бүлегенең Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды. Александр Сергеевның бәйрәм бүләге моның белән генә чикләнмәде. Ул табибларга сөенечле хәбәр: югары уку йортын бетереп яңа гына эшкә килүче яшьләргә хезмәт урыныннан вакытлы торак бирүне күздә тоткан карар проекты әзерләнүен җиткерде. «Вуз тәмамлаган яшьләрнең дәүләт, муниципаль медицина учреждениеләренә эшкә килергә теләмәүләренең төп сәбәбе яшәү урыны булмау белән бәйле иде. Хезмәт урыныннан вакытлы торак тәэмин итү бу проблеманы хәл итәр», – дигән ышаныч белдерде Александр Сергеев.

Теш һәм авыз куышлыгы авыруларын дәвалауга караганда аларны булдырмый калу күпкә җиңелрәк, ди табиблар. Мәгълүм булганча, моннан 6 элек РФ стоматологлары Ассоциациясе илнең барлык төбәкләрендә өлкән һәм кече яшьтәге гражданнар арасында стоматология авыруларын тикшерү уздырган иде. «Татарстанда стоматология ярдәменә булган ихтыяҗ ачыкланганнан соң, төбәгебездә фтор белән баетылган сөт кулланып теш авыруларын профилактикалау буенча тәҗрибә проектын гамәлгә ашыру хакында килешенде. 2003 елда тәҗрибә Түбән Кама шәһәре балалары өчен башланды», – ди Ассоциация вице-президенты Ринат Салеев. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә химиклар шәһәрендәге 11 меңнән артык бала шушындый азык куллана. Нәтиҗәсе шатланырлык: шушы чорда балалар арасында теш авыруларыннан интегүчеләр саны 19 процентка азайган. Бу тәҗрибә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан да югары бәя алган. Ринат Салиев белдергәнчә, хәзер бу тәҗрибә Яшел Үзән районында кулланыла башлаган. Киләчәктә аны республиканың барлык төбәкләренә кертү мөмкин булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100