news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Башкаладагы Бөек Ватан сугышы белән бәйле биналарны барларга кирәк”

Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында узган җыенда әйтелгәнчә, яшьләрдә патриотик хисләр тәрбияләүдә бу бер адым булыр иде

(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бөек Җиңүнең 65 еллыгын зур югарылыкта билгеләп үтү юнәлешендә республикада әзерлек эшләре инде күптәннән бара. Бүген исә әлеге уңайдан ТР Дәүләт Советының Җиңүнең 65 еллыгына әзерлек буенча булышлык итү комиссиясенең күчмә утырышы узды. Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында узган чараны комиссия рәисе Наил Хөснетдинов җитәкләде, утырышта шулай ук ТР Президенты каршындагы социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, шулай ук ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм һәм министрлыгы вәкилләре, Казан шәһәре ветераннар советы әгъзалары катнашты.
Утырышның көн тәртибендә “Яшь буында патриотик хисләр тәрбияләүгә багышланган чаралар һәм аларның үтәлеше” һәм “ТР Президенты Указы нигезендә “Җиңүнең 65 еллыгына әзерлек эшләре барышының массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылышы” дигән ике мәсьәлә каралды.
Беренче мәсьәлә буенча министрлыклар вәкилләре үзләренең чыгышында яшьләрдә патриотик хисләр тәрбияләүгә багышланган чаралар турында мәгълүмат бирде. Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле тарафыннан мәктәпләр каршындагы эзләнү отрядлары эшен ныграк җәелдерү кирәклеге әйтелсә, Яшьләр, спорт һәм туризм министры урынбасары А.Кондратьев яшьләрне хәрби-техник әзерлеккә өйрәтергә кирәклегенә басым ясады. Аның әйтүенчә, яшьләрдә патриотик хисләр тәрбияләү юнәлешендә муниципаль берәмлекләрдә эш һаман да туксанынчы еллар урталарындагы программа нигезендә алып барыла икән. “Без әлеге программаны карап чыгып, анда өстәмәләр кертергә, яңартырга тиешбез”, - ди А.Кондратьев.
ТР Мәдәният министры урынбасары Айдар Гайнетдинов әйтүенчә, республикада Бөек Ватан сугышы белән бәйле булган биналарны барлап чыгарга кирәк. “Билгеле булганча, аларның күбесе — Казанда һәм өлешчә Чистайда. Бу юнәлештә эшне яшьләр белән берлектә эшләү нәтиҗәле булыр иде”, - ди ул.
Комиссия әгъзаларын — утырышта катнашучыларны башкаланың Бөек Ватан сугышы музей-мемориалына килүчеләрнең аз булуы борчый. Билгеле булганча, әлеге мәдәни учак үзенең бай экспонаты һәм кызыклы экскурсияләре белән шактый игътибарга лаек. Ләкин бирегә яшь буын нигәдер бер дә тартылмый. “Музей тарафыннан мәктәпләр белән никадәр тыгыз элемтә алып барылса да, көне-сәгате җиткәч бирегә бер мәктәптән дә килүче юк. Чараларны безгә еш кына ветераннар белән сөйләшүгә генә кайтарып калдырырга туры килә”, - дип, музей җитәкчесе Михаил Черепанов чараларны башкала районнары мәгариф бүлекләре, яшьләр комитетлары белән берлектә оештырырга кирәклеген әйтте. Музейның үз автобусы булган очракта мәктәп укучыларын үзебез бирегә алып килер идек, ди ул.
Утырышта шулай ук Бөек Ватан сугышы, Җиңү турында материалларның массакүләм-мәгълүмат чараларында даими яктыртылуы турында да сүз булды.
“Җиңүнең 65 еллыгына вакыт һаман саен аз кала килә. Алдагы утырышны безгә әзерлек эшләренә карата җитди һәм катгый куелган мәсьәләләрне тикшерүгә багышларга кирәк”, - ди белдерде Татьяна Ларионова.
Җыенда, комиссия тарафыннан, министрлыклар вәкилләре катнашында шәһәр һәм районнарда Бөек Җиңүгә багышланган фәнни-гамәли конференцияләр уздыру кирәклеге турындагы тәкъдим дә яңгырады.

news_right_1
news_right_2
news_bot