Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкаладагы 20 объектка тышкы күзәтү җайланмалары урнаштырылачак
Башкаладагы 20 объектка тышкы күзәтү җайланмалары урнаштырылачак
(Казан, 28 август, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). ТР Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан Казандагы 20 объект 116 тышкы күзәтү жайланмасы белән жиһазландырылачак. Башкаланың җәяүлеләр йөри торган Бауман һәм Петербург урамнарына, шулай ук Ирек мәйданына, халык күпләп туплана торган авто, тимер юл һәм елга вокзалларына, аэропортка тышкы күзәтү жайланмалары урнаштырылган инде. Шундый ук видеокамералар Үзәк универмагта, «Баскетхолл» һәм Халыкара ат спорты комплексында да эшли. Министрлык шәхси фирмаларның видеокүзәтү системаларын да эчке эшләр органнары диспетчерлык пунктларына тоташтырырга әзер булуын белдерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз