news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкалада “Татарлы Мәскәү - игелекле күршеләр шәһәре” бәйрәме оештыралар

17 февральдә “Минем йортым – Мәскәү” фестивале кысаларында Татар мәдәнияте көне булачак.

Башкалада “Татарлы Мәскәү - игелекле күршеләр шәһәре” бәйрәме оештыралар
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”). Мәскәү Татар мәдәни үзәге китапханәсендә Мәскәү шәһәренең татар-милли мәдәни автономиясе – төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Ф.Ф. Фарисов, Татар мәдәни үзәге директоры, Мәскәү шәһәренең татар-милли мәдәни автономиясе – төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы Р. С. Аббясов катнашында Татар мәдәнияте үзәге Сәнгать советы утырышы узды. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чарада төп мәсьәлә - “Татарлы Мәскәү - игелекле күршеләр шәһәре” ("Москва татарская – город добрых соседей”) бәйрәмен уздыруга әзерлек турында фикер алышу булды. Бәйрәм 17 февральдә Пионерлар сараенда “Минем йортым – Мәскәү” милли мәдәниятләр фестивале кысаларында, Татар мәдәнияте көне буларак узачак.

Фестиваль Мәскәү шәһәренең милли сәясәт һәм төбәкара багланышлар департаменты милли иҗтимагый берләшмәләре ярдәмендә оештырылган. Чараның максаты – халык иҗаты байлыгы һәм матурлыгы белән таныштыру, балаларны һәм яшьләрне мәдәни мираска тарту, мәдәниятара диалогны киңәйтү, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

Пионерлар сарае фойесында Мәскәү Татар мәдәни үзәге музее экспозициясе һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зәмзәмия Сәхабетдинованың шәхси фондыннан әйберләр куелачак, әдәби кунакханә һәм рәсемнәр күргәзмәсе эшләячәк.

Төп сәхнәдә зур татар эстрадасы концерты булачак. Анда Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Фатехова, Татарстанның атказанган артисты Роза Хәбибуллина, “Мәдинә” ансамбле, шулай ук яшь башкаручылар һәм музыкаль төркемнәр чыгыш ясаячак. "Шүрәле" төркеме, DJ Радик, "Kazan World төркеме, "Ильдан" халык бию ансамбле һәм башкалар катнашыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100