Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкалада һәм Татарстанның моношәһәрләрендә эшләмәүчеләр саны кими
2017 елның 28 нче февраленә алынган мәгълүматлар буенча Казанда рәсми рәвештә эшләмәүче 4697 граждан теркәлгән.
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). 2017 елның 28нче февраленә алынган мәгълүматлар буенча, Казанда рәсми рәвештә эшләмәүче 4697 граждан теркәлгән. Әлеге сан узган хисап датасы белән чагыштырганда 41гә ким. Бу хакта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
Шулай ук эшләмәүчеләр дәрәҗәсе кимүе Яр Чаллы, Яшел Үзән, Кама Аланы, Чистай һәм Менделеевск шәһәрләрендә дә күзәтелә. Соңгы мәгълүматлар буенча, бу шәһәрләрнең мәшгульлек үзәкләрендә шул ук нисбәттә1766, 715, 333, 246 һәм 103 эшләмәүче теркәлгән.
Шул ук вакытта Тәбән Кама һәм Алабугада рәсми рәвештә эшләмүчеләр саны арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз