news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкалада "Ил–Ат" сынын кую урынын Казан халкы билгели

"Ил–Ат" сынын кую урынын тәкъдим итеп, Казан мэриясе сайтында тавыш бирергә була.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Казан һәм Татарстан халкы сынчы Рафаэль Сәйфуллинның “Ил–Ат” сынын кайда урнаштыру турында үз фикерләрен җиткерә ала. Моның өчен иҗат төркеме тәкъдим иткән бер вариант өчен тавыш бирергә кирәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге архитектура композициясе башкаланың Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе каршындагы шәһәр төзүчеләре, архитекторлар, рәссамнар һәм дизайнерлар иҗат төркеме тарафыннан хупланган.

4 метрлы сынны ике төрлечә урнаштырырга тәкъдим бар: Казанның Бауман урамында “Кремль" метро станциясеннән чыгу юлында яки метродан Болакка төшкәндә Татарстан Фәннәр академиясе бинасы янындагы скверга куярга. Нәкъ шушы урыннарда ат сыны килешле күренәчәк, диләр.

Сүз уңаеннан, ат сыны 5 метрлы булыр дип фаразланган иде, ләкин “Татар-информ” агентлыгына Казанның баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйров хәбәр иткәнчә, 4 метрлы биеклектәге сынны урнаштыру кулайрак булыр дип хәл ителгән.

Искә төшерик, Казанда ат сынын кую турында Татарстан башкаласы хакимиятенә хәзерге көндә Финляндиядә яшәүче Рафаэль Сәйфуллин сентябрьдә үк мөрәҗәгать иткән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot