news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкалада Җиңү көне уңаеннан булачак бәйрәм чаралары Казан шәһәре Думасында тәгаенләнде

Безнең өчен Җиңү көненнән дә зуррак дата, анардан да бөегрәк бәйрәм юктыр — Илсур Метшин

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казан шәһәрендә Җиңү көне уңаеннан булачак бәйрәм чаралары тәгаенләнде. Алар Казанның һәр микрорайонында үткәреләчәк. Бу хакта бүген Татарстан башкаласы шәһәр Думасының XLII сессиясе барышында Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Казанның һәр микрорайонында, торак массивларында хәтер вахталары, тантаналы митинглар уздыру планлаштырыла.

Авиатөзелеш районында “Җиңү кыңгыравы” (“Колокол Победы”) радиогазетасы үзенең эшен инде 20 апрель көнне үк башлаган һәм ул 10 майга кадәр эшләячәк. Әлеге һәм Яңа Савин районнары эре сәүдә үзәкләре, сәнәгать оешмалары һ.б. зур объектлар яннарында 5-9 май көннәрендә сугыш вакыты җыр-биюләре белән үрелеп барачак бәйрәм концертлары уздыру планлаштырыла. Ә 7 май көнне “Крылья Советов” стадионында “Без синең оныкларың, Җиңү!” район проекты уздырыла.

5 май көнне Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониянең концертлар залында Идел буе һәм Вахитов районнары администрациясе җитәкчелеге сугыш һәм хезмәт ветераннары белән очрашачак. 7 май көнне М. Сыртланова урамнарындагы балалар паркында район үзешчән сәнгать коллективлары катнашында бәйрәм концертын тамаша кылырга, спорт мәйданчыкларында уздырылачак ярышларда катнашырга, кыр кухнясыннан авыз итәргә мөмкин булачак. Имәнлек урамы, 35 нче йорт адресы буенча урнашкан ветераннар йортында яшәүчеләр өчен дә бәйрәм концерты уздыру ниятләнә.

5 май көнне Химиклар мәдәният сараенда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы җыен була. 6-7 май көннәрендә Петров, Урийцкий паркларында тантаналы митинглар үтәчәк, бәйрәм концертлары, халык өчен күңел ачу чаралары да каралган. 7 май көнне “Тасма” паркында “Җиңү — һәркайсыбызның йөрәгендә” мәдәни-спорт чарасын уздыру күздә тотыла. Анда йөгерү буенча “Сугышның 1418 көне” символик марафоны уздыру да каралган.

9 май көнне Юдино бистәсенең Батырлар аллеясында бәйрәм чарасы уздыру планлаштырыла.

Совет районында 5,7, 8 май көннәрендә микрорайон ишегалларында “Безнең ишегалды ветераны” бәйрәмнәре уздырылачак, барлыгы шундый 8 чара уздыру күздә тотыла. 6 май көнне “Мирас” стадионында концерт була, һәм мондый чараны быел беренче тапкыр “Азино” торак массивында үткәрү дә планлаштырыла. Программада “Чемодандагы музей” күргәзмәсе, рәсемнәр конкурслары һ.б. каралган, кыр кухнясы да эшләячәк. 7 май көнне Дәрвишләр бистәсендә ачык һавада, 8 майда “Гулливер” скверында да ветераннар өчен бәйрәм чаралары уздыру планлаштырыла.

9 май көнне булачак чаралар иртәнге 9 да Җиңү паркында мәңгелек ут һәм Аналар һәм тол хатыннар монументына чәчәкләр китерүдән башланачак. Шуннан соң “Хәтер китабы”ның электрон вариантын ачу һәм “Үлмәс полк” акциясен уздыру ниятләнә. Күңел ачу чаралары сәгать 12 дә башлана.

Сәгать 10 да театральләштерелгән пролог белән бәйрәм концерты башлана. Ул Казанның Ирек мәйданында узачак. Монда ук бәйрәм һәм, соңгы елларда беренче тапкыр, хәрби техника парады була. Шунда ук ТР җитәкчеленең бәйрәм котлавы яңгырар дип көтелә.

Сәгать 18.00 дә “Казан-Арена” стадионында концерт мәйданчыгы үз эшен башлый. Анда беренче тапкыр “Җырлаучы Казан” акциясен уздыру планлаштырыла.

Татарстан башкаласында Җиңү көне чаралары бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

Казан мэры һәм шәһәр Думасы рәисе Илсур Метшин: “Безнең өчен Җиңү көненнән дә зуррак дата, анардан да бөегрәк бәйрәм юктыр. Бигрәк тә аның 70 еллыгы аеруча да мөһим. Бу көнне без зур дулкынлану белән көтәбез һәм иң мөһиме − ветераннарыбызны, сугышта катнашучыларны, тыл хезмәтчәннәрен үзебезнең кайгыртуыбызга, игътибарыбызга, хөрмәтебезгә төрергә тиеш”, - дип, әлеге олы бәйрәмне лаеклы уздыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә өндәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot