Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Башкалада авыруларны тернәкләндерүдә яңа технологияләрне кулланырга өйрәтәләр
29 гыйнварга кадәр Казанның сугыш ветераннары өчен госпитале нигезендә оешкан Сәламәтлекне кайтару медицинасы һәм тернәкләндерү үзәгендә “Нейротернәкләндерүнең инновацион ысуллары” курслары уза
(Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 29 гыйнварга кадәр Казанның сугыш ветераннары өчен госпитале нигезендә оешкан Сәламәтлекне кайтару медицинасы һәм тернәкләндерү үзәгендә “Нейротернәкләндерүнең инновацион ысуллары” темасына квалификацияне күтәрү курслары уза.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицинада тернәкләндерү буенча штаттан тыш белгече, Казан дәүләт медицина академиясенең тернәкләндерү һәм спорт медицинасы кафедрасы доценты, сугыш ветераннары өчен госпитале каршындагы сәламәтлекне кайтару һәм тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Резеда Бодрова “Татар-информ”га хәбәр иткәнчә, цикл кысаларында Россия һәм чит илләрдә тернәкләндерүнең төп юнәлешләре, кеше тереклеге һәм сәламәтлеге потенциалының бүгенге концепциясе; медицинада тернәкләндерү нигезләре, тернәкләнерүдәге диагностика, функциональ тестлар; нейротернәкләндерүнең инновацион ысулларын билгеләү тәртипләре кебек мәсьәләләр карала.
Шулай ук баш мие кан әйләнеше кискен бозылу, баш сөяге-баш мие, арка мие җәрәхәтләре булган авыруларны тернәкләндерүдә кулланыла торган ысуллар – вертикальләштерү һәм йөрү функциясен кайтару, гидрокинезиотерапия, слинг-система, «Neurocom»да стабилотерапия, “Аrtromot” комплексында актив-пассив механотерапия, функциональ электрстимуллаштыру, пресстерапия, «Вокастим» аппаратында сөйләм бозылуны төзәтү һәм башкалар күрсәтелә. Хәрәкәт функцияләре бозылган пациентларны тернәкләндерүдәге технологияләр тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз