news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкалабызда терапиянең актуаль мәсьәләләре күтәреләчәк

21 октябрьдә башкалабызда Казан дәүләт медицина университетының 2-нче санлы эчке авырулар кафедрасы оешуына 75 ел тулуга багышланган “Бүгенге заманда терапиянең актуаль мәсьәләләре” фәнни-гамәли конференциясе узар дип көтелә

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”). 21 октябрьдә башкалабызда Казан дәүләт медицина университетының 2-нче санлы эчке авырулар кафедрасы оешуына 75 ел тулуга багышланган “Бүгенге заманда терапиянең актуаль мәсьәләләре” фәнни-гамәли конференциясе узар дип көтелә.

Университетның педиатрия факультеты эчке авырулар кафедрасы 1934 елда оеша. 1941 елга кадәр беренче мөдире – профессор Залма Малкин җитәкчелегендә кафедрада 22 фәнни эш языла, 2 кандидатлык диссертациясе яклана.      

Бөек Ватан сугышы елларында кафедра медицина институтының психиатрия клиникасында, аннары 7-нче шәһәр хастаханәсендә урнаша. Бу чорда педиатрия факультеты ябыла, аның урынына дәвалау факультетының  икенче агымы оеша. Анда терапияне эчке авырулар кафедрасы мөгаллимнәре укыта башлый. Ул елларда бу кафедра 2-нче госпиталь терапия кафедрасы дип йөртелә. 1946-1966 елларда кафедра 5-нче шәһәр хастаханәсендә урнаша. 1966 елдан исә 15-нче шәһәр хастаханәсенә күчерелә. 1965 елда педиатрия факультетының факультет һәм госпиталь терапия кафедрасы исемен ала.  1986-2007 елларда кафедраны профессор Илдус Лотфуллин җитәкли. Бу вакытта кафедрада 2 докторлык һәм 11 кандидатлык диссертациясе яклана. 2007 елдан исә кафедра мөдире булып профессор,  медицина фәннәре докторы Рөстәм Хәмитов тора. Бүгенге көндә кафедра ашыгыч  медицина ярдәме хастаханәсенең кардиология, 18-нче клиник хастаханәсенең - терапия, 16-нчы шәһәр хастаханәсенең пульмонология, терапия бүлекләрендә һәм көндезге бүлектә урнаша. Кафедра эшләү чорында 7 доцент, 25 ассистент, 66 ординатор әзерләнелә. Бүгенге көндә кафедра галимнәре йөрәкнең ишемия авыруы, артериаль гипертензия, үпкә системасы авырулары булганда, микробларга каршы терапия үткәрү нигезләре исемле фәнни юнәлешләрдә эшли.

Казан дәүләт медицина университетының рәсми сайты хәбәр иткәнчә, конференциядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш ревматологы Илдар Салихов, баш штаттан тыш кардиологы Альберт Галявич, Казан дәүләт медицина университетының 2-нче санлы эчке авырулар кафедрасы мөдире Рөстәм Хәмитов ревматизм, йөрәкнең ишемия авыруы, үпкәләрнең озак дәвамлы обструктив авыруын дәвалау мәсьәләләрен күтәрәчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100