news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкалабызда музей җитәкчеләре хезмәтенә дан җырлаячак
18 ноябрьдә Татарстанның Милли музеенда “Борынгы тарих сакчысы” исемле клуб утырышы узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”). 18 ноябрьдә 17 сәгатьтә Татарстанның Милли музеенда “Борынгы тарих сакчысы” исемле клуб утырышы узачак. Чара “XXI гасырда музей белән идарә итү” республика семинар-тренингы кысаларында оештырыла.
Милли музей матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәнчә, клуб утырышына 80 музей хезмәткәренең килүе көтелә. Очрашу кысаларында Татарстанның 5 музее җитәкчесе эше тәкъдим ителәчәк. Менделеевск шәһәрендәге туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Виктор Соловьев, Әлмәт районының Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елхово авылы тарихы музее җитәкчесе Хәдичә Ибраһимова, Кукмара районы туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Ләбүдә Дәүләтшина, Алексеевск бистәсендәге В.Абрамов исемендәге туган як музее җитәкчесе Любовь Абрамова, Әлмәт районының Түбән Мәктәмә бистәсе тарихы музее җитәкчесе Галиябану Мәүлетбаева быел юбилейларын билгеләп үтәләр. Алар – музейларны оештыручычылар, гомерләрен музей эшенә багышлаган кешеләр.
“Борынгы тарих сакчысы” клубы инде 15 елдан артык эшләп килә. Аның утырышлары музей эшенә зур өлеш керткән хезмәткәрләргә багышлана. Бүгенге көндә клубның 45 утырышы уздырыла, анда 60ка якын шәхес тормышы һәм эше хакында мәгълүмат бирелә. Аларның мәдәни мирасны саклау буенча хезмәте хезмәттәшләре тарафыннан югары бәяләнсә дә, дәүләт игътибарыннан читтә кала. Музейлар белән җитәкчелек итүче 83 хезмәткәр арасында “Татарстан атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә нибары 10 кеше генә лаек була.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot