Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкалабызда Калуга өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез кунак булып китте
Башкалабызда Калуга өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез кунак булып китте
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Рәис Габдулла). 8-9 октябрь көннәрендә Казанда Калуга өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез кунак булып китте. Әлеге уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында конгрессның якын һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләүче бүлек башлыгы, тарих фәннәре кандидаты Рөстәм Гайнетдинов катнашында очрашу узды.
Очрашуда сүз Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең бүгенге хәле, алар алдында торган проблемалар хакында барды. Рөстәм әфәнде әйтүенчә, татар диаспоралары белән элемтәләрне тагын да ныгыту юнәлешендә бүген конгресс тарафыннан шактый эш башкарыла. «Безне иң нык борчыганы – читтә гомер кичерүче татарларның үз туган телләрен акрынлап оныта баруы, - диде ул. – Бу күңелсез хәл яшьләр арасында аеруча нык күзәтелә. Дөрес, соңгы елларда әлеге юнәлештә кайбер чаралар күрелә анысы. Әйтик, Сарытау, Мәскәү, Самара, Димитровград шәһәрләрендә татар мәктәпләре ачылды. Әмма бу диңгездәге бер тамчы кебек кенә. Милли мәгариф челтәрен Россия күләмендә җәелдерми торып, без татарларның башка милләтләр арасында эреп югалуына чик куя алмаячакбыз».
Калуга татарларының җирле милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Равил Яхъяев әйтүенчә, бүгенге көндә Калуга шәһәрендә – 1500, ә өлкәдә 4500 чамасы милләттәшебез гомер кичерә икән. «Татарстаннан еракта яшәсәк тә, без туган телебезне ничек тә сакларга, онытмаска тырышабыз, - ди Равил әфәнде. – Безнең оешма быелның июль аенда милли-мәдәни мохтәрият статусына ия булды, үзенең уставы кабул ителде. Без даими очрашып торабыз, чәй мәҗлесләре, төрле кичәләр үткәрәбез. Шулар арасыннан каһарман шагыйребез Муса Җәлилгә, Бөек Җиңүнең 60 еллыгына, Өлкәннәр көненә багышлап уздырылган кичәләрне атап үтәргә мөмкин. Мохтарият каршында якшәмбе мәктәбе дә эшләп килә. Анда йөрүче балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтәбез, халкыбыз тарихы, мәдәнияте белән таныштырабыз».
Калугадан килгән милләттәшләребез ике көн дәвамында башкалабызның истәлекле урыннары – Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете, Казан дәүләт университеты, Иске татар бистәсе, «Эрмитаж» үзәге, Г.Тукай музее, 1000 еллык исемендәге парк, метро белән таныштылар, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Гөлшат Зәйнашеваның «Гайфи бабай, өйлән давай!» комедиясен тамаша кылдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз