news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкалабызда “Күптөсмерле Россия” фестивале узачак
18-20 апрельдә Казанда “Күптөсмерле Россия” II Бөтенроссия халыклары милли уен кораллары ансамбльләре һәм оркестрлары фестиваль-бәйгесе узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 18-20 апрельдә Казанда “Күптөсмерле Россия” II Бөтенроссия халыклары милли уен кораллары ансамбльләре һәм оркестрлары фестиваль-бәйгесе узачак. Анда Идел буе һәм Урал федераль округлары республикалары һәм өлкәләрендәге халык уен кораллары оркестрлары һәм ансамбльләре катнаша.
Фестивальне “Россия мәдәнияте” федераль программасы кысаларында Россия дәүләт халык иҗаты йорты, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшчәнлеге үзәге оештыралар. Бүгенге көндә бәйгедә Чуашстан Республикасы, Мари Иле, Удмуртия республикалары, Әстерхан, Самара, Сарытау, Челәбе өлкәләреннән 7 коллектив катнашу теләген белдерде. Татарстаннан бәйгедә Әгерҗе, Югары Ослан, Азнакай, Чүпрәле, Мамадыш районнары, Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән башкаручылар катнашыр дип көтелә. Алар арасында Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, Казанның 23-нче балалар музыка мәктәбе ансамбльләре дә бар. Алар баян, балалайка, думра, сорнай, гармун, курай, крезь, дэф, гжик, ут, шиялтыш, волынка, бандура кебек уен коралларында уйнаячак. Фестивальдә катнашучылар тарафыннан рус, татар, чуаш, мари халык җырлары яңгыраячак.
18-19 апрельдә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында катнашучыларны тыңлау булачак. 19 апрельдә исә фестивальне ачу тантанасы үткәрелә. Нәтиҗәләр ясаганнан соң, “Россия халыкларының үзаңын билгеләүче традицион музыка кораллары” темасына “түгәрәк өстәл” оештырыла. 20 апрельдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концерт залында фестивальнең гала-концерты оештырылачак. Бу турыда республикабыз Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot