news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкалабызда Франция музыканты чыгыш ясаячак

1 февральдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында Франциянең гитарада уйнаучы виртуозлары циклыннан концерт узачак

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”). 1 февральдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында Франциянең гитарада уйнаучы виртуозлары циклыннан концерт узачак. Казанлылар алдында музыка дөньясында танылган гитарачы Эрик Франкриз чыгыш ясаячак.
Эрик Франкриз җир шарының 50 илендә, шул исәптән Америка, Австралия, Аурупа, Азия дәүләтләрендә музыка сөючеләргә яхшы таныш. Ул – Франциянең Лиона шәһәре музыка Академиясе профессоры, RADIO-FRANCE, CARPENTRAS, SASSARI һәм башка халыкара конкурслар лауреаты. Музыкант Клод Боллинг, Жан-Пьер Рампал, Гай Таврон, Альберт Хамман, Дел Рей, Жозе Мария Галлардо кебек йолдызлар белән бергә чыгыш ясый.
Казанга Эрик Франкризның бу икенче килүе. Музыка кичәсендә аның башкаруында гитара көйләре җәүһәрләре яңгыраячак. Концерт 18 сәгать 30 минутта башлана, дип хәбәр итә Зур концерт залының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100