news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкалабызда бөер авыруларын дәвалау мәсьәләләре каралачак
Иртәгә Казанда нефрологиянең актуаль мәсьәләләренә багышланган республика фәнни-гамәли конференциясе узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”). Иртәгә Республика клиник хастаханәсенең югары медицина технологияләре өлкәсендә белгечләрне әзерләү буенча Укыту-методик үзәгендә нефрологиянең актуаль мәсьәләләренә багышланган республика фәнни-гамәли конференциясе узачак. Чараны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы оештыра.
Казан дәүләт медицина университетының гомуми табиблык итү практикасы кафедрасы мөдире, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш нефрологы профессор Ольга Сәгыйтова “Татар-информ” агентлыгына хәбәр иткәнчә, конференциядә Мәскәү һәм Казанның нефрология өлкәсендәге белгечләр бөер авыруларын диагностикалау һәм дәвалау, диализ ярдәмендә терапия уздыру мәсьәләләре тирәсендә фикер алышачак.
Ольга ханым сүзләренә караганда, соңгы 10 елда бөер тиешлечә эшләмәгән кешеләр саны ике тапкырга арта. Татарстанда 1500 авыруда претерминаль һәм терминаль халәттә бөернең тиешенчә эшләмәве күзәтелә. Алар диализга яки бөерне күчереп утыртуга мохтаҗ. Республикабызда пиелонефрит дигән авыру булган кешеләр саны 14 мең белән исәпләнә. 2200 кеше - ике бөер йомгакчыгы ялкынсынуыннан, 1900 кеше диабет нефропатиясеннән җәфа чигә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot