news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкала үзәгендә “Казанның югалган күлләре” исемле экскурсия башланды

Сәяхәтчеләр Л.Гумилев һәйкәле янына җыелды.

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). Бүген 25 декабрь көнне 10:30 сәгатьтә башкалада “Казанның югалган күлләре” дип исемләнгән экскурсия башланды һәм ул 12:00 кадәр дәвам итәчәк. Бу чара Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы уздырган "JADIDFEST" фестивале кысаларында үтә. Эскурсияне тарихчы Марк Шишкин һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов алып бара.

Экскурсиядә һәркем катнаша ала. Ул 10:30 да "Кольцо" сәүдә үзәге янәшәсендәге Л.Гумилев һәйкәле яныннан башланды һәм 12:00гә кадәр дәвам итәчәк. Сәяхәттә тарихчылар, туган якны өйрәнү белгечләре, экологлар Казанның югалган күлләре турында сөйләячәк.

Айрат Фәйзрахманов әйтүенчә, ачык экскурсиянең төп темасы – Иске Казанның югалган сулыклары. “Аларга Черек күл янында булган Мунча күле, Ак күл һәм башка сулыклар керә. Без сәяхәттә бу сулыкларның тарихын, су белән файдалану системасы турында сөйләрбез. Мәсәлән, шәһәр халкы суны ничек алган, аның белән ничек файдаланганнар”, - диде ул.

Шулай ук сәяхәттә экологлар Болак елгасы, Кабан күлләре аша Казанның су системасы ничек эшләгәне турында да мәгълүмат бирәчәк.

Экскурсиядә шулай ук Иске Казан һәм аның ландшафты да искә алыначак. “Без аны сизмибез, әмма сулыклар һәм ландшафт кеше тормышына бик нык тәэсир итә. Элек аның кешегә йогынтысы тагын да көчлерәк булган. Казанның табигый ландшафты хәзер бик нык үзгәргән. Бу уңайдан безнең бурыч бу күренешкә бәя бирү түгел, ә сәяхәттә катнашучыларга бу хакта мәгълүмат тапшыру”, - диде Айрат Фәйзрахманов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100