news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкала юбилеена “Казан – минем яраткан шәһәрем” дигән китап чыкты

Башкала юбилеена “Казан – минем яраткан шәһәрем” дигән китап чыкты

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Дания Моисеева). “Яңалиф” нәшриятында башкаланың 1000 еллыгы уңаеннан “Казан – мой любимый город” дигән китап басылып чыкты. Аны Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча махсус идарә чыгарган.

Басманың авторлары – тарих фәннәре кандидатлары Людмила Свердлова һәм Айрат Ситдыйков, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин. Проектның җитәкчесе – Илдар Фатыйхов. Китап татар, рус һәм инглиз телләрендә басылган. Аның беренче бите Г.Тукайның Казанга багышланган шигъри юллары белән башлана.

“Казань – мой любимый город” дигән китапта меңьеллык шәһәрнең тарих башы, аның Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чоры белән танышырга була. Биредә Казанның йөрәге – Кремль, аның бистәләре турында да бай мәгълүмат бирелгән. Казан – шәрекъ йолдызы, сәүдә, фән һәм мәгърифәт башкаласы. Аның театр, музыка һәм күргәзмәләре белән дә таныштыра бу китап.

Башкала юбилеена бүләк булып чыккан басма “Бүгенге Казан” дигән фотоальбом белән бизәлгән. Китапның ахырында “Нам посчастливилось готовить город к тысячелетию…” дигән бүлектә башкала хакимияте җитәкчеләре һәм аларның Казанның юбилеена керткән хезмәте хакында мәгълүмат бирелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot