Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкала кибетләре олы бәйрәмнәргә әзерләнә
Башкала кибетләре олы бәйрәмнәргә әзерләнә
(Казан, 2 март, «Татар-информ», Дания Моисеева). 1-16 мартта Казанда икмәк сату предприятиеләре арасында шәһәр конкурсы үткәрелә. Башкаланың Вахитов районында әлеге бәйгедә унлап кибет беренчелекне яулар өчен тырыша.
Районның Сәүдә итү, җәмәгать туклануы, көнкүреш хезмәт күрсәтү һәм агросәнәгать комплексы бүлеге баш белгече Флера Горшкова әйтүенчә, Казанның 3нче һәм 4нче ипи заводлары кибетләрендә, шулай ук башка шәхси кибетләрдә дә сатып алучыларны җәлеп итү максатыннан төрле чаралар үткәреләчәк. Мәсәлән, Әмәт бистәсендәге «Модус-про» кибете үз пекарнясында пешерелгән тәмле ипекәйләрне 15 мартта өлкән яшьтәге сатып алучыларга күчтәнәч итеп бирәчәк. Ә районның кайбер кибетләрендә яңа пешкән күмәчләр белән чәй эчәргә мөмкин булачак.
Әлеге бәйге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгы һәм Казанның 1000 еллыгы уңаеннан уздырылачак бәйрәм чараларына әзерләнү, шулай ук халыкка сыйфатлы сәүдә хезмәте күрсәтүне үстерү, ипи әйберләре, шул исәптән шәһәрнең юбилей символикасы булган продукция белән дә тәэмин итүне яхшырту максатыннан уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз