news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башка төбәктә Covid йоктырган татарстанлыларга ярдәм алу турында аңлаттылар

Россия Федерациясенең бөтен территориясендә яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларга медицина ярдәме тиешле күләмдә күрсәтеләчәк.

Башка төбәктә Covid йоктырган татарстанлыларга ярдәм алу турында аңлаттылар
"Татар-информ" архивы

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Covid-19 билгеләре барлыкка килгәндә, Россиянең башка субъектындагы Татарстан кешесе җирле табибларга һәм Роспотребнадзорга ышанырга тиеш. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә республика ведомствосы җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Ял иткәндә яки хезмәт командировкасында булганда авыру симптомнары барлыкка килсә, әгәр сез мөстәкыйль ял итәсез икән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кайбер кунакханәләрдә табиб булырга мөмкин, әгәр юк икән, һәрвакыт ашыгыч ярдәм чакыру мөмкинлеге бар», — диде спикер.

Любовь Авдонина Россия Федерациясенең теләсә кайсы субъектында авыручыга медицина ярдәме тиешле күләмдә күрсәтеләчәк, дип ышандырды.

«Әгәр дә кеше башка шәһәрдә оештырылган коллективта авырса, бу теплоход яки җәйге сәламәтләндерү лагере булырга мөмкин, бу очракта Роспотребнадзорның әлеге субъектта урнашкан территориаль органы тарафыннан эпидемиягә каршы чаралар комплексы уздырыла», — дип билгеләп үтте Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Covid-19 симптомнары булган затлар субъект территориясендә изоляциягә җибәреләчәк, аларны медицина хезмәткәрләре күзәтеп торачак. Шулай ук авыру белән элемтәдә булучыларны ачыклаячак (әгәр алар бар икән), дезинфекция үткәреләчәк һәм авыру кешене дәвалауга керешәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100